Баш бит » 2017 » Октябрь » 9 » Рафис Корбан "Кояш - безнең дустыбыз"
13:17
Рафис Корбан "Кояш - безнең дустыбыз"

Иртән торып юлга чыксак,

Кояш озатып килә.

Көне буе юлда кояш,

Көн буе безнең белән.

Суга керсәк, ул да керә,

Чыныктыра нурлары.

Безнең белән уйный кояш,

Без — кояшның дуслары.

Җәй буе озатып барды

Болыннар буе безне.

Тәмле җиләкләр пешереп

Сыйлады һәммәбезне.

Көнгә чыксак каршы ала,

Сибеп җылы нурларын.

Кояш һаман безнең белән,

Без — кояшның дуслары!

Категория: РАФИС КОРБАН | Карап алулар саны: 75 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]