Баш бит » РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН

Гөл-чәчәкләр өзмәдек без,

Куаклар сындырмадык,

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык.

Кояшка карап елмайдык,

Җилләргә сәлам әйттек,

Һәркем өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек!

Категория: РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН | Карап алулар: 612 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Поездга да утырган бар.

Ә мин атны яратам!

Атта рәхәт! Кая телим -

Тезгенне генә тартам!

Поездлар баралар алар

Берсалган эздән генә...

Аннан дөньяны күрәсең

Бары тәрәздән генә.

Атта, телим - кырга чыгам,

... Тулаем укырга »

Категория: РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН | Карап алулар: 531 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.05.2015 | Фикерләр (0)

Философ булмаган әти.

Ә минем кирәкне белеп,

Өйләнгән минем әти.

 

Галим дә булмаган әти.

Ә миңа җылы кирәккәч,

Утын яруның рәтенә

Өйрәнгән минем әти.

 

Җырчы да булмаган әти.

Ә миңа бишек силәсен ... Тулаем укырга »

Категория: РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН | Карап алулар: 1467 | Өстәде: Редактор | Дата: 15.09.2014 | Фикерләр (0)

Искәндәр торды,

Юынды, -

Кулында таплар бетмәгән.

Нишләр бетмәгән дисезме?

Юынгычта су җитмәгән.

 

Беркөнне ул мунча керде.

Сулар анда ләгән-ләгән!

Бите корымга буялып чыкты,

Ахрысы, су җитмәгән.

... Тулаем укырга »
Категория: РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН | Карап алулар: 1329 | Өстәде: Редактор | Дата: 08.08.2014 | Фикерләр (0)