Баш бит » 2015 » Май » 12 » Равил Фәйзуллин "Атлы малай"
19:56
Равил Фәйзуллин "Атлы малай"

Поездга да утырган бар.

Ә мин атны яратам!

Атта рәхәт! Кая телим -

Тезгенне генә тартам!

Поездлар баралар алар

Берсалган эздән генә...

Аннан дөньяны күрәсең

Бары тәрәздән генә.

Атта, телим - кырга чыгам,

Телим - тауларга менәм!

Ирекне тою рәхәт шул,

Куышып җилләр белән!

Категория: РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН | Карап алулар саны: 405 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]