Баш бит » 2014 » Сентябрь » 15 » Равил Фәйзуллин "Минем әти"
22:11
Равил Фәйзуллин "Минем әти"

Философ булмаган әти.

Ә минем кирәкне белеп,

Өйләнгән минем әти.

 

Галим дә булмаган әти.

Ә миңа җылы кирәккәч,

Утын яруның рәтенә

Өйрәнгән минем әти.

 

Җырчы да булмаган әти.

Ә миңа бишек силәсен

Зыңлап торганын ясарга

Өйрәнгән минем әти.

 

Рәссам да булмаган әти.

Ә миңа салават күперен

Чыкта да күрә белергә

Өйрәтте минем әти.

 

Шагыйрь дә булмаган әти.

Ә мине көйгә кертергә

Бер-ике йомры сүзне

Өйрәнгән минем әти!

 

Герой да булмаган әти.

Ә сугышта алгаг җөен

Хәтта миңа күрсәтмәскә

Өйрәнгән минем әти!

 

Син Алла да түгел, әти,

Фәрештә дә түгел, әти,

Син бары әти, әти.

Категория: РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН | Карап алулар саны: 961 | Өстәде: Редактор | Теги: Равил Фәйзуллин | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]