Баш бит » 2014 » Август » 8 » Равил Фәйзуллин "Ни җитмәгән?"
09:16
Равил Фәйзуллин "Ни җитмәгән?"

Искәндәр торды,

Юынды, -

Кулында таплар бетмәгән.

Нишләр бетмәгән дисезме?

Юынгычта су җитмәгән.

 

Беркөнне ул мунча керде.

Сулар анда ләгән-ләгән!

Бите корымга буялып чыкты,

Ахрысы, су җитмәгән.

 

Иделдә су кереп чыкты.

Борыны кара - сөртмәгән.

Искәндәргә әллә инде

Иделдә су җитмәгән?..

Су җиткән - кул җитмәгән!

Категория: РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН | Карап алулар саны: 1329 | Өстәде: Редактор | Теги: Равил Фәйзуллин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]