Баш бит » 2016 » Сентябрь » 17 » Равил Фәйзуллин "Табигать кочагында"
20:16
Равил Фәйзуллин "Табигать кочагында"

Гөл-чәчәкләр өзмәдек без,

Куаклар сындырмадык,

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык.

Кояшка карап елмайдык,

Җилләргә сәлам әйттек,

Һәркем өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек!

Категория: РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН | Карап алулар саны: 380 | Өстәде: Редактор | Теги: Равил Фәйзуллин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]