Баш бит » 2017 » Октябрь » 13 » Ренат Харис "Юмартлар"
21:05
Ренат Харис "Юмартлар"

Апамның зур курчагы

күзләрен йома белә.

Минем шаян маймылым

эченә төртсәң көлә.

Апамның телефоны —

өреп тутыра торган.

Минем автомобилем —

ачкычын бора торган.

Апам белән без дуслар,

уенчык алмашабыз.

Икебез дә без юмарт —

беркайчан талашмабыз.

Категория: РЕНАТ ХАРИС | Карап алулар саны: 68 | Өстәде: Редактор | Теги: Ренат Харис | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]