Баш бит » 2016 » Декабрь » 9 » Ренат Харис "Әнием"
08:17
Ренат Харис "Әнием"

Минем әнием матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

Әни миңа елыша.

Битләре аның Кайнар,

Ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел,

Кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.

Категория: РЕНАТ ХАРИС | Карап алулар саны: 335 | Өстәде: Редактор | Теги: Ренат Харис | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]