Баш бит » 2016 » Сентябрь » 17 » Ренат Харис "Сине көтә тыныч таң"
23:52
Ренат Харис "Сине көтә тыныч таң"

Кызыл канат балыклар да,

Көмеш саңак балыклар да

Әлли-бәлли-бәү итә -

Алар да ялыкканнар.

Купшы башлы камышлар да,

Кыйгач кашлы камышлар да

Әлли-бәлли-бәү итә -

Талгын җил, тавышланма!

Зәңгәр күзле дулкыннар да,

Серле күзле дулкыннар да

Әлли-бәлли-бәү итә

Тып-тыныч упкыннарда.

Тирәктәге сандугач та,

Каендагы карлыгач та

Әлли-бәлли-бәү итә -

Уяныр таң тугач та.

Категория: РЕНАТ ХАРИС | Карап алулар саны: 219 | Өстәде: Редактор | Теги: Ренат Харис | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]