Баш бит » РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый, —

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген — әниләр бәйрәме,

... Тулаем укырга »

Категория: РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА | Карап алулар: 385 | Өстәде: Редактор | Дата: 08.10.2017 | Фикерләр (0)

Яз сулышы белән бергә

Бәйрәм йөри, авыл буйлап.

Күрше Сәрби әби генә

Яшен сөртә, авыр сулап.

Мин чәчәкләр җыям аңа,

Бүлмәсенә ямьнәр тулсын.

Җиңү белән бергә илгә

Улы кайткан кебек булсын...

Категория: РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА | Карап алулар: 783 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.12.2016 | Фикерләр (0)

Булат ачыгып керде,

Өстәл янына килде:

- Исәнме, тәлинкәм,

Исәнме, кашыгым,

Кердем бик ачыгып,

Тизрәк ашыймчы, - диде.

Тәмләп ашады, туйды.

Барын да алып куйды.

- Рәхмәт, - диде, - тәлинкәм,

... Тулаем укырга »

Категория: РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА | Карап алулар: 1617 | Өстәде: Редактор | Дата: 22.12.2013 | Фикерләр (0)

Зәңгәр күк кояш белән дус,
Иген - кыр белән.
Җәйләр - җылы яңгыр белән,
Чишмә - җыр белән.
 
Күлләр аккошлар белән дус,
Май - сирень белән.
Төн - якты йолдызлар белән,
Мин - синең белән.
Категория: РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА | Карап алулар: 948 | Өстәде: Редактор | Дата: 23.09.2013 | Фикерләр (0)