Баш бит » 2013 » Декабрь » 22 » Резеда Вәлиева "Акыллы малай икән"
15:33
Резеда Вәлиева "Акыллы малай икән"

Булат ачыгып керде,

Өстәл янына килде:

- Исәнме, тәлинкәм,

Исәнме, кашыгым,

Кердем бик ачыгып,

Тизрәк ашыймчы, - диде.

Тәмләп ашады, туйды.

Барын да алып куйды.

- Рәхмәт, - диде, - тәлинкәм,

Ашың бик тәмле икән.

Зур рәхмәт дәү әниемә,

Ул ашны тәмле иткән.

Күр, ничек әйбәт әйткән!

Акыллы малай икән...

Категория: РЕЗЕДА ВӘЛИЕВА | Карап алулар саны: 1618 | Өстәде: Редактор | Теги: Резеда Вәлиева | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]