Баш бит » 2015 » Июль » 23 » Ринат Нуруллин "Иләк, чиләк һәм көянтә"
18:47
Ринат Нуруллин "Иләк, чиләк һәм көянтә"

Ике иләк ал кулыңа,

Чиләк тапмасаң әгәр.

Атың булмаса, суга бар,

Атланып көянтәгә.

Суны тутыра алмасаң

Сәнәк белән төяп тә,

Чишеп кара мондый ребус:

"ИЛӘК+ЧИЛӘК=КӨЯНТӘ".

Ребуска кергән сүзләрне

Алыштыр саннар белән,

шул арада бер кашык су

Үзем кайтарып бирәм.

Категория: РИНАТ НУРУЛЛИН | Карап алулар саны: 548 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 5.0/9
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]