Баш бит » 2016 » Декабрь » 10 » Роберт Миңнуллин "Чыршы әйләнәсендә"
08:03
Роберт Миңнуллин "Чыршы әйләнәсендә"

Каршылыйк, дуслар, бергәләп:

Яңа ел килә безгә!

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә-тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да, бүләк тә!

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләк тә!

Яңа елның бәхетле ел

Буласын без беләбез.

Шуңа күрә бергәләшеп,

Яңа елга керәбез!

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 2106 | Өстәде: Редактор | Теги: Роберт Миңнуллин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]