Баш бит » 2015 » Июль » 28 » Роберт Миңнуллин "Дөньядагы иң зур алма"
10:47
Роберт Миңнуллин "Дөньядагы иң зур алма"

Бу юлы сезгә

Мактанып тормыйм.

Сөйләгәндә дә

Берни арттырмыйм:

Мин бит, малайлар,

Зур алма таптым,

Ул зур алмага

Үзем шаккаттым!

Шундый зур алма! -

Исең китәрлек,

Бөтен авылны

Кунак итәрлек!

Белмим, ул ничек

Шулай

         уңгандыр,

Ул җирдә иң зур

Алма булгандыр.

Тотарлык түгел

Ике куллап  та.

Таба алмадым

Сезне юллап та.

Шуңа мин сезне

Көттем-көттем дә

Тәгәрәттем дә!

Чынлап, зур иде,

Алдамыйм сезне.

Ә ул зур алма

Кайда дисеңме?

Тәмле иде шул -

Бетте, калмады.

Бер генә каптым

Мин ул алманы!

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 1766 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]