Баш бит » 2015 » Июль » 6 » Роберт Миңнуллин "Җәяүле буран"
11:16
Роберт Миңнуллин "Җәяүле буран"

Ишек ачылып киткәчтен,

Мин кем керә дип торам:

Малайларны да уздырып

Килеп керде ак буран.

Бераз аптырап торды да,

Тузгытып ак карларын,

Безнең аяк астына ук

Кереп качты аннары.

Куян кебек йомарланып

Бара ул тын-тын гына,

Кондуктор күрмәсен диеп,

Шым гына, мыштым гына!

Җәяүле буран да хәзер

Алдатмый - ай-яй оста:

Безнең кебек рәхәтләнеп

Йөри ул автобуста!

 

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 900 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]