Баш бит » 2015 » Июль » 25 » Роберт Миңнуллин "Җәйрә, җәй!"
18:56
Роберт Миңнуллин "Җәйрә, җәй!"

Җәй җәелгән

Болынга -

Без җыелган

Урынга.

Сагынганны

Җәй белгән,

Шуңа да ул

Җәелгән.

Ташлап китмә,

Яме, Җәй!

Тәмле Җәй син,

Ямьле Җәй,

Чәчәкле Җәй,

Чибәр Җәй,

Юлыбызга

Чирәм җәй!

Чәчәкләрдән

Җәймә җәй!

Без уйнарбыз -

Җәй дә җәй!

Җәйрә, җәйрә,

Яшел Җәй!

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 765 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]