Баш бит » 2017 » Сентябрь » 5 » Роберт Миңнуллин "Юкка малай булганмын!"
11:07
Роберт Миңнуллин "Юкка малай булганмын!"

Их, кыз буласым калган!

Белмәдем шул мин алдан.

Кызларга - кадер-хөрмәт,

Эшләре бара гөрләп:

Бәйрәм саен аларга

Чәчәк бүләк итәсең.

Исәнләшеп үтәсең,

Ишек ачып кертәсең,

Хәтта портфельләрен дә

Күтәрешеп йөртәсең.

Троллейбуста барганда,

Автобуста барганда,

Алар утырып бара.

Ә син утырып кара!

Шунда ук күрәчәкләр,

Һәммәсе көләчәкләр,

Әдәпсез, диячәкләр,

Гадәтсез, диячәкләр.

Ә кызларга күңелле,

Йөриләр килештереп.

Үзләрен булмый хәтта

Шаяртып, ирештереп.

Юкка малай булганмын,

Калган ла кыз буласым!

Моннан соң мин, күрерсез,

Акыллы булачакмын:

Яңадан тусам әгәр,

Кыз булып туачакмын!

 

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 131 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]