Баш бит » 2015 » Август » 10 » Роберт Миңнуллин "Әкәмәт җанварлар"
22:24
Роберт Миңнуллин "Әкәмәт җанварлар"

Белмим, ышанырсыз микән? -

Уйламыйм ялганларга:

Очрадым серле урманда

Әкәмәт җанварларга.

Урманга килеп керүгә,

Үрә торды чәчләрем:

Ят җанварлар карап тора...

Каушасам да, дәшмәдем.

Яши анда болантилопа -

Бу урманның ул күрке.

Яши тагын шимпанзебра,

Юлбарыслан, төлкерпе.

Күркәҗәләр, кәлтәкәләр

Чабып йөри аланда.

Мәчелән дә, чучкабан да -

Бар да, бар да бар анда.

Үзләре ят та, таныш та.

Таба алмыйм әйтер сүз.

Нинди җанвар алар?

Бәлки,

Сез үзегез әйтерсез?

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 1124 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 4.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]