Баш бит » 2013 » Август » 19 » Р.Миңнуллин "Мөгезле болыт"
10:28
Р.Миңнуллин "Мөгезле болыт"
Бер болыт өстә
Тора кукраеп,
Очлы мөгезе
Тора тырпаеп.
 
Бу болыт бик тә
Усал болыттыр,
Усал болытта
Усал холыктыр!
 
Йолдызларны ул
Чөеп атачак!
Йолдызлар җирдә
Аунап ятачак...
 
Бәй... китте болыт,
Калды мөгезе.
Мөгезе күктә
Калды берүзе.
 
Болыт өстенә
Ай кунган икән,
Мөгез дигәнем
Ай булган икән.
 
Мин аны күптән
Уйлаган идем,
Әйтергә генә
Кыймаган идем.
 
Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 978 | Өстәде: Редактор | Теги: Роберт Миңнуллин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]