Баш бит » 2015 » Май » 12 » Роберт Миңнуллин "Һәркайсының үз моңы"
22:19
Роберт Миңнуллин "Һәркайсының үз моңы"

"Чут-чут, чут-чут, чут-чут" итеп,

"Чут" итеп сайрый урман.

Безнең якның урманнары

Нәкъ шулай сайрый торган.

Әгәр игътибар итсәгез

Җәйлектә я язлыкта,

"Бак-бак, бак-бак, бак-бак" итеп

Сайрый белә сазлык та.

"Му-му" диеп җырлый абзар,

"Беззз-беззз" дип - умарталык.

"Кыт-кыт" дип сайрый кетәклек...

Тыңлыйбыз хәйран калып.

Һәрберсенең үз җыры бар,

Һәркайсының үз моңы -

Үзегез дә һәр көн саен

Ишетәсез сез моны!

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 803 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]