Баш бит » 2015 » Май » 11 » Роберт Миңнуллин "Сайрый торган агач"
22:27
Роберт Миңнуллин "Сайрый торган агач"

Мин агач утырттым,

Ул күккә чөелде.

Үземнән дә бигрәк

Кошларым сөенде.

Ул кошлар агачта

Туйганчы тирбәлде -

Агачым шатлыктан

Сайрап ук җибәрде!

Аптырап калдым мин

Агачны тыңлагач -

Утыртканмын икән

Сайрый торган агач!

Сандугачлы агач!

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 649 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]