Баш бит » 2015 » Август » 12 » Роберт Миңнуллин "Тәмле кычыткан"
21:55
Роберт Миңнуллин "Тәмле кычыткан"

Кычыткан салып пешергән

Ашны әни иртәнгә.

Юри пешергәндер әле

Мине кызык итәргә.

Үзе берни булмагандай

Ашый кычыткан ашын.

Ничек чакмый ул әнине -

Шуңарга җитми башым.

Мин дә юри капкан идем,

Чакмый телне кычыткан.

- Сыйлачы, әни, мине дә,

Бигрәк тәмле кычыткан!

Тыңламаган өчен, мине

Берчак кычыткан белән

"Пешергән" иде шул әни -

Шуңа тәмен шәп беләм.

Кызык булып китте әле,

Шуны искә төшергәч:

Кычыткан да юашланган,

Тәмләнгән бит... пешергәч!

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 1560 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 3.5/4
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]