Баш бит » 2014 » Сентябрь » 13 » Роберт Миңнуллин "Табын янында"
08:56
Роберт Миңнуллин "Табын янында"

Вил белән Нур ашаганда

Ашый ярышып.

Нигә алар бер-берсеннән

Торсын калышып?!

Һәркайсының үз савыты

Һәм үз кашыгы.

Шулай булгач, ашыйлардыр

Нигә ашыгып?!

Виле: "Бетә бит!" - дип, Нурны

Тора котыртып.

Нуры тиз-тиз ашый ашын,

Бетә дип куркып.

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 1262 | Өстәде: Редактор | Теги: Роберт Миңнуллин | Рейтинг: 3.5/2
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]