Баш бит » 2016 » Сентябрь » 16 » Роберт Миңнуллин "Үзебез генә калгач"
19:35
Роберт Миңнуллин "Үзебез генә калгач"

Абый укуга китте,

Әтиләр эшкә китте.

Кайтам дип төшкә тикле,
 

Әби кибеткә китте,

Кибеткә иткә китте.

Мәчебез ауга китте.

Ә өйдә гауга китте.

Булат белән икебез

Сугышып туялмыйбыз.

Икебезне беребез

Берничек тыялмыйбыз!

Икебез бит, икебез

Бер өйгә сыялмыйбыз.

Ә кич белән һәммәсе

Җыелды өебезгә.

Нишлик соң, хәзер без дә

Кайттык үз хәлебезгә.

Булат белән икебез

Гаҗәпләнеп куябыз:

Икәү сыймаган өйгә

Бөтенебез сыябыз.

Категория: РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН | Карап алулар саны: 973 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 2.5/2
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]