Баш бит » 2013 » Октябрь » 6 » Ш.Галиев "Ялгыш адым"
11:28
Ш.Галиев "Ялгыш адым"
Трамвайга асылынып
Йөргән чакта шаярып,
Уйлагандыр - егетлек,
Өлгерлек бу, чаялык!
 
Бер аяк белән баскан,
Бер кул белән ябышкан.
Бик тә хәтәр ярышкан,
Бик тә хәтәр ялгышкан...
 
Калган ялгыш адымда -
Ялгыш баскан аягы;
Сакланып кына атлый -
Хәзер култык таягы...
Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 1677 | Өстәде: Редактор | Теги: Шәүкәт Галиев Ялгыш адым | Рейтинг: 2.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]