Баш бит » 2013 » Сентябрь » 15 » Ш.Галиев "Очты яфрак..."
09:06
Ш.Галиев "Очты яфрак..."
Көзен кошлар тезелешеп
Очтылар җылы якка,
Аларга ияреп очты
Юкәдән бер яфрак та.
 
Канатлары юл алдылар,
Ә яфрак җиргә кунды,
Иң беренче очуы да,
Соңгысы да шул булды.
 
Яфрак бер дә көрсенмәде,
Ул рәхмәт әйтте җилгә:
"Язын кайтып торасы юк -
Төштем мин туган җиргә!"
Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 636 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]