Баш бит » 2013 » Сентябрь » 3 » Ш.Галиев "Помидор-светофор"
22:33
Ш.Галиев "Помидор-светофор"
Помидор-светофор
Ямь-яшел алдымда.
Су сибим, йомшартыйм,
Мин барыйм янына.
 
Помидор-светофор
Саргая кай ара.
Көз, бераз түз, диям,
Әйтерсең шаяра.
 
Помидор-светофор,
Син пештең кызарып.
Туктыйм да сокланам,
Киталмыйм кузгалып.
Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 699 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]