Баш бит » 2013 » Сентябрь » 24 » Ш.Галиев "Тәмле күмәч"
08:57
Ш.Галиев "Тәмле күмәч"
Түп-түгәрәк күмәч алып
Кайтып киләм кибеттән.
Шулкадәрле хуш исле һәм
Тәмле икән нилектән?
 
Шундый җылы, шундый шомшак -
Әзләп-әзләп чеметәм.
Әзләп-әзләп чеметәм дә
Шактый гына киметәм.
 
Тукта әле, нишләп әле
Беләгемне чеметәм?
Сизми дә калганмын икән -
Куенда күмәч беткән...
Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 966 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]