Көзен кошлар тезелешеп Очтылар җылы якка, Аларга ияреп очты Юкәдән бер яфрак та. Канатлары юл алдылар, Ә яфрак җиргә кунды, Иң беренче очуы да, Соңгысы да шул булды. Яфрак бер дә көрсенмәде,
|
Чатнама суыкта бер кош Оча тиз-тиз кагынып, Оча җылы кояш эзләп, Оча җәйне сагынып. Оеган кыш уянсын, дип, Бозлы гөмбәгә кага, Өметтәнме, канаттанмы, Күктә җылы эз кала...
|
Помидор-светофор Ямь-яшел алдымда. Су сибим, йомшартыйм, Мин барыйм янына. Помидор-светофор Саргая кай ара. Көз, бераз түз, диям, Әйтерсең шаяра. Помидор-светофор,
|
Бу сорауга заманында Ул болай җавап биргән: - Биш туларга унбиш минут - Дөп-дөресе шул! - дигән. Инде менә янәдән сорыйсы Вакыт та җитте менә. - Унбиш туларга биш минут! - Ди хәзер җитди генә!
|
|