Баш бит » 2017 » Октябрь » 10 » Шәүкәт Галиев "Бииләр итек, читекләр"
14:43
Шәүкәт Галиев "Бииләр итек, читекләр"

Гармун уйныйм, гармун уйныйм,

Һаман гармун уйныйм мин,

Остарып җиткәч, барсын да

Биетергә уйлыйм мин.

Учларыңны шакылдатып,

Чәчләреңне сыпыр да

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.

Әй, бии итек, читекләр!

Әй, уйныйм мин, уйныйм мин,

Минем кебек шәп гармунчы

Юктыр диеп уйлыйм мин!

Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 149 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]