Баш бит » 2013 » Октябрь » 25 » Шәүкәт Галиев "Һәркем әйтә дөресен"
23:33
Шәүкәт Галиев "Һәркем әйтә дөресен"
Таң белән уяндылар,
Кармакларын салдылар,
Балыкка кузгалдылар.
- Кояш чыкты! - ди Хәлим.
- Чыгып килә, - ди Сәлим.
- Күренми... - ди Мөсәлим.
Һәркем әйтә дөресен,
Күрелгән кадәресен.
 
Тиздән берни күрмиләр,
Калкавычны күзлиләр,
Бата-калка калкавыч,
Калкавыч ул - алдавыч,
Ашауны оныттырды,
Вакытны оныттырды,
Һаман балык тоттырды...
 
Мөсәлим бер караса -
Кояш баеган ласа!
- Баеп бара, - ди Сәлим,
- Баемаган, - ди Хәлим.
Һәркем әйтә дөресен,
Күренгән кадәресен.
 
Ардылар да талдылар,
Кайттылар да аудылар.
- Берүземә, - ди мәче. -
Бар балыкны салдылар!
Һәркем әйтә дөресен,
Чын булган кадәресен.
Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 1301 | Өстәде: Редактор | Теги: Шәүкәт Галиев Һәркем әйтә дөресен | Рейтинг: 3.0/2
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]