Баш бит » 2015 » Май » 12 » Шәүкәт Галиев "Сәер кеше"
23:01
Шәүкәт Галиев "Сәер кеше"

Казан тирәсендәге

Урманнарның берсендә

Юлыкканнар туристлар

Бик шикле бер кешегә.

   Болай карап торышка

   Безнең кебек, ди, үзе.

   Ныклабрак карасаң,

   Түгел кебек, ди, үзе.

Һәркем кара күзлектән,

Тик ул кара күзлексез,

Як-ягына текәлеп,

Күзәтә, ди, өзлексез.

   Күпне күргән туристлар

   Бер карауда сизенгән,

   Белдермиә үзенә

   Атлаганнар эзеннән.

Шомырт күргән - иснәгән,

Сирень күргән - кисмәгән,

Кырмыска оясына

Таяк тыгып китмәгән!

   Гөмбәләргә типмәгән,

   Кошларга таш атмаган,

   Көне буе йөреп тә

   Хәтта учак якмаган!

Сәер кеше, бик сәер...

Болай булмый тормышта,

Димәк ки, ул эзләрен

Калдырмаска тырыша!

   Күзләп барган туристлар

   Аның тагын нишләрен.

   Менә теге берзаман

   Салып куйган биштәрен.

Утырып сөт эчкән, ди,

Тәмәке дә тартмаган.

Алып киткән шешәсен -

Төпкә бәреп ватмаган!

   Кыен түгел төшенү

   Моның исәпләренә -

   Җыеп, төреп алган ул

   Кәгазь кисәкләрен дә!

Оргсинтез янына

Чыккан да ул урманнан,

Троллейбуска утырган

Шунда эзе югалган.

   Чөнки карап торырга

   Безнең кебек, ди, үзе.

   Ныклабрак карасаң,

   Түгел кебек, ди, үзе.

Үзем аны күрмәдем,

Сөйләгәнне ишеттем.

Булды микән ул кеше -

Ышандырмый ничектер...

 

Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 574 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]