Баш бит » 2016 » Сентябрь » 19 » Шәүкәт Галиев "Шауламагыз, әти йоклый"
09:54
Шәүкәт Галиев "Шауламагыз, әти йоклый"

Без инде күптән уяндык,

Тышта кояш яп-якты.

Төнге сменадан кайтып,

Әти йокларга ятты.

Безгә әйтте шауламаска,

Дөбер-шатор килмәскә.

Киләбезме соң, килмибез -

Шуны гына белмәскә!

Йөрибез без әкрен генә,

Аяк очына басып.

Сөйләшсәк тә сөйләшәбез

Үзара пышылдашып.

- Тсс, Фәсхетдин, сызгырынма!

Искәндәр, куй чүкечне!

- Тәнзилә, - дим, - саграк кылан,

Шалтыратма чүмечне!

- Әти йоклый, шауламагыз!

Сиңа әйтәм, Сәгадәт!

- Сәгъдәне ник елатасың

Гайнулла, бу ни гадәт?

- Фирая, җитте сиңа да,

Шудырма урындыкны!

- Илһамия, сикерергә

Урамда урын юкмы?

Шыпырт кына чыгып, әти

Карап торган ишектән.

Шулхәтле ду килүгә соң,

Ишеткәндер, ишеткән...

Бер-беребезне тыя-тыя

Шундый кызып киткәнбез -

"Кычкырма!" да "Шаулама!" дип,

Шаулашабыз икән без...

 

Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 1081 | Өстәде: Редактор | Теги: Шәүкәт Галиев | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]