Баш бит » 2017 » Октябрь » 13 » Шәүкәт Галиев "Тыныч йокы!"
21:17
Шәүкәт Галиев "Тыныч йокы!"

Тыныч йокы әнкәйгә!

Тыныч йокы әткәйгә!

Тыныч йокы абыема!

Тыныч йокы радиога!

Тыныч йокы үземә!

Тыныч йокы күземә!

Тыныч йокы курчакларыма,

Куяннарыма — куркакларыма!

Тыныч йокы сәгать күкесенә дә,

Тыныч йокы бөтенесенә дә!

Юк, юк, күке ятмасын,

Иртән безне уятсын.

Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 148 | Өстәде: Редактор | Теги: Шәүкәт Галиев | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]