Баш бит » 2014 » Сентябрь » 20 » Шәүкәт Галиев "Витаминлы хәрефләр"
12:44
Шәүкәт Галиев "Витаминлы хәрефләр"

"А" дигән витамин бар,

"Б" дигән витамин бар,

"С" дигән витамин бар,

"Д" дигән витамин бар,

Күп төрле витамин бар.

 

Түп-түгәрәк, вак-ваклар,

Әйтерсең лә борчаклар,

Кайсылары ап-аклар,

Кайсылары ал гына,

 

Ә үзләре бал гына!

Ә уртасы әчкелтем,

Монысын белә ич һәркем -

Матур булса да тышы,

Эчендә файдалысы.

 

"А" хәрефләрен алып,

"Б" хәрефләрен алып,

"С" хәрефләрен алып,

"Д" хәрефләрен алып,

Күп хәрефләрне алып,

Һәммәсен тезеп сүзгә,

Шигырь яздым мин сезгә.

 

Шигырьләр бит, балалар,

Витамин кебек алар:

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

Булса кайчак әчкелтем,

Монысын белә ич һәркем -

Хак сүз булмый төчкелтем!

Категория: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Карап алулар саны: 1540 | Өстәде: Редактор | Теги: Шәүкәт Галиев | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]