Баш бит » 2014 » Октябрь » 8 » Сирень Якупова "Болында"
19:18
Сирень Якупова "Болында"

И рәхәт соң яшел келәмдә!

Алтын тузганаклар тирәмдә,

Баш очымда йөзә ак болыт,

Нурлы күпер киткән сузылып,

Тоташтырып офык читләрен...

Дөнья дигән матур челтәрнең

Һәр бизәген күзләп, төсләрен

Ятам әле болын-бишектә.

Күбәләк мин! Әй, юк! Чикерткә!

Категория: СИРЕНЬ ЯКУПОВА | Карап алулар саны: 659 | Өстәде: Редактор | Теги: Сирень Якупова | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]