Баш бит » 2017 » Октябрь » 8 » Вәсимә Хәйруллина "Яшелчәләр бәхәсе"
14:15
Вәсимә Хәйруллина "Яшелчәләр бәхәсе"

Көзгә таба бакчада

Яшелчәләр җитешә.

— Кайсыбыз иң яхшысы? —

Дип, алар бәхәсләшә.

— Мин иң кызыл арада, —

Помидор горурлана.

— Без иң хуш исле гөлләр, — дип,

Рәйханнар хозурлана.

Кыяр билгә таянган:

— Мин яшел, иң кетердек,

Хуҗабикә тәпәнен

Без тутырып бетердек.

Тырышудан шәмәхә

Төскә керә баклажан:

— Минем салат иң тәмле,

Кабып кара банкадан.

— Мин иң сары, — ди шалкан, —

Тәмгә тәмле сары май.

— Ә миндә иң күп күлмәк, —

ди кәбестә, — мин иң бай!

— Миндә иң күп каротин,

Ашап кына кара син!

Үзем баллы, кетердим,

Кояш төсле кишер мин.

— Мин иң ачы, — ди суган, —

Сарымсак — минем туган.

Алга чыга чөгендер:

— Бу бәхәс ни өчендер?

Без барыбыз иң-иңнәр,

Бергә булсак, юк тиңнәр.

Без — тау-тау

                 ВИТАМИННАР.

Категория: ВӘСИМӘ ХӘЙРУЛЛИНА | Карап алулар саны: 243 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]