Баш бит » 2016 » Декабрь » 9 » Вәсимә Хәйруллина "Минем әни иң әйбәт"
08:28
Вәсимә Хәйруллина "Минем әни иң әйбәт"

Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни, әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

Үзе бөтен эшкә оста,

Безне өйрәтә җайлап.

Мактый, күңелне күтәрә,

Иң кирәк сүзләр сайлап.

Иң чибәр әни минеке,

Толымнарын карачы.

Кояш кебек нурлар сибә

Ягымлы күз карашы.

Категория: ВӘСИМӘ ХӘЙРУЛЛИНА | Карап алулар саны: 385 | Өстәде: Редактор | Теги: Вәсимә Хәйруллина | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]