Баш бит » 2017 » Октябрь » 10 » Вәсимә Хәйруллина "Сигез таҗлы чәчәк"
14:36
Вәсимә Хәйруллина "Сигез таҗлы чәчәк"

Ясап куйдым бер чәчәк,

Сигез таҗлы ал чәчәк.

Һәр таҗыннан яхшылык

Һәркем табып алачак.

Берсе аның — мәрхәмәт,

Икенчесе — мәхәббәт,

Өченчесе — тыйнаклык,

Дүртенчесе — җыйнаклык,

Бишенчесе — ихласлык,

Алтынчысы — гаделлек,

Җиденчесе — тугрылык,

Сигезенче — гадилек.

Кайсы кирәк ал, дустым,

Мин тагын да ясармын.

Сигез таҗлы чәчәккә

Яхшы сүзләр язармын.

Категория: ВӘСИМӘ ХӘЙРУЛЛИНА | Карап алулар саны: 113 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]