Баш бит » 2017 » Октябрь » 13 » Вәсимә Хәйруллина "Туган"
21:28
Вәсимә Хәйруллина "Туган"

Мин әниемнән туган,

Әни әбидән туган.

Шулай булгач, бу өйдә

Без барыбыз бертуган.

Бу өй — минем туган йорт,

Шушы нигездә үсәм.

Туган як чишмәсенең

Челтер суларын эчәм.

Категория: ВӘСИМӘ ХӘЙРУЛЛИНА | Карап алулар саны: 75 | Өстәде: Редактор | Теги: Вәсимә Хәйруллина | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]