Баш бит » ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА

Мин "ике"ле алып кайтсам,

Өйдә давыл кузгала.

Башта әти сөйләп үтә,

Аннан әни сүз ала.

Имеш, мин ялкау малай,

Һич тырыша белмим мин.

Давыл шуңа чыгадыр да -

Гел җил куып йөрим мин.

- Тырышырсыңмы моннан соң, ... Тулаем укырга »

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар: 572 | Өстәде: Редактор | Дата: 30.09.2015 | Фикерләр (0)

Әй, ашыга Нәфисә,

Әй, ашыга әбисе.

Әби үтүк кыздыра,

Кызы аны кыздыра:

- Бу юлы да соң гына

Китәрменме сборга?

Йомарланган күлмәгем,

Нигә шуны күрмәдең?

Галстукны күр - нинди! -

... Тулаем укырга »

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар: 445 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.08.2015 | Фикерләр (0)

Өйдәге һәр кеше

Соклана Әнискә.

Үстерә суган да,

Кыяр да, әнис тә.

Ашны бик тәмләтә

Әниснең әнисе,

Хуш исле әнисне

Ярата әнисе.

Бик кызык сүзләрне

... Тулаем укырга »

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар: 457 | Өстәде: Редактор | Дата: 05.08.2015 | Фикерләр (0)

Аю агай - тәмле тамак,

Кайдан сиздең бал исен,

Кәүсә буйлап агамы бал,

Агач төбен ялыйсың.

...Ялап кына туямыни,

Үрмәләде югары.

Аю агай бал сыпырта,

Сизми кортлар дулавын.

Бал гаскәре һөҗүм итә,

... Тулаем укырга »

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар: 476 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.07.2015 | Фикерләр (0)

Йөрәгемнең түрендә

Яшел төбәк - туган як.

Туган якта син ахак,

Туган якта йөзең ак.

Туган якта сүзең пакь.

Авыл серләрен сиздем,

Авырлыкларга түздем.

Таныш анда һәрбер моң,

Агачлар шавы таныш,

... Тулаем укырга »

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар: 487 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.07.2015 | Фикерләр (0)

Мәйдан гөр килеп тора,

Дуслар гел килеп тора.

Ярышлар кызып тора,

Җитезләр узып тора.

Тупның хәле бик яман,

Төшермиләр һавадан.

Берәү менә колгага,

Берәү йөзә елгада.

Бари да бик ашыга,

... Тулаем укырга »

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар: 475 | Өстәде: Редактор | Дата: 03.07.2015 | Фикерләр (0)

1 2 »