Баш бит » 2015 » Июль » 17 » Заһирә Гомәрова "Аю агай - тәмле тамак"
00:51
Заһирә Гомәрова "Аю агай - тәмле тамак"

Аю агай - тәмле тамак,

Кайдан сиздең бал исен,

Кәүсә буйлап агамы бал,

Агач төбен ялыйсың.

...Ялап кына туямыни,

Үрмәләде югары.

Аю агай бал сыпырта,

Сизми кортлар дулавын.

Бал гаскәре һөҗүм итә,

Төзи угын-кылычын.

Әй телгәлиләр аюның

Борын очын, тел очын.

Аю агай, тәмле тамак,

Бик яратса да балны,

Ничек мәтәлеп төшкәнен

Үзе дә сизми калды.

Бал аккан агач төбенә,

Шуны ташлап буламы?

Балчыгы белән умыра

Аю агай бу балны..

Аю агай. бер сүз дә юк,

Аша, әйдә, ошаса!

Инде күптән әйткәннәр бит,

Бал ул балчык ашата.

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар саны: 374 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]