Баш бит » 2015 » Июль » 3 » Заһирә Гомәрова "Акробат"
22:33
Заһирә Гомәрова "Акробат"

Мәйдан гөр килеп тора,

Дуслар гел килеп тора.

Ярышлар кызып тора,

Җитезләр узып тора.

Тупның хәле бик яман,

Төшермиләр һавадан.

Берәү менә колгага,

Берәү йөзә елгада.

Бари да бик ашыга,

Менә шомырт башына.

шәп акробат Бари,

Баш белән түбән карый.

Аяклары югары,

Канат төсле куллары.

Без Барины котлыйбыз,

Синнән оста юк дибез.

Болар булды ахырда:

Акробат бит акыра.

Телгә килә шул чакта:

- Коткарыгыз, үләм, - ди, -

Эләктем мин ботакка

Яңа сандал белән, - ди.

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар саны: 402 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]