Баш бит » 2015 » Сентябрь » 30 » Заһирә Гомәрова "Икеле алгач"
21:00
Заһирә Гомәрова "Икеле алгач"

Мин "ике"ле алып кайтсам,

Өйдә давыл кузгала.

Башта әти сөйләп үтә,

Аннан әни сүз ала.

Имеш, мин ялкау малай,

Һич тырыша белмим мин.

Давыл шуңа чыгадыр да -

Гел җил куып йөрим мин.

- Тырышырсыңмы моннан соң,

Я, сүзеңне әйт инде?

...Аптыратып бетердем бит

Әни белән әтине.

- Укытучы бер дә сезгә

"Ике"ле куймадымы,

Әллә, дим, сезнең заманда

Ул "ике" булмадымы?

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар саны: 504 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]