Баш бит » 2015 » Август » 5 » Заһирә Гомәрова "Әниснең әнисләре"
00:18
Заһирә Гомәрова "Әниснең әнисләре"

Өйдәге һәр кеше

Соклана Әнискә.

Үстерә суган да,

Кыяр да, әнис тә.

Ашны бик тәмләтә

Әниснең әнисе,

Хуш исле әнисне

Ярата әнисе.

Бик кызык сүзләрне

Көт тә тор Әнистән:

- Үстемме мин дә, - ди, -

Шушындый әнистән?

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар саны: 470 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]