Баш бит » 2015 » Июль » 9 » Заһирә Гомәрова "Туган як"
00:26
Заһирә Гомәрова "Туган як"

Йөрәгемнең түрендә

Яшел төбәк - туган як.

Туган якта син ахак,

Туган якта йөзең ак.

Туган якта сүзең пакь.

Авыл серләрен сиздем,

Авырлыкларга түздем.

Таныш анда һәрбер моң,

Агачлар шавы таныш,

Кимрәк шул монда сагыш.

Миндә теләк бер генә,

Яшәр идем гел генә

Авылда, кырларымда.

Авылымның кешеләрен

Яшәртеп җырларымда.

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар саны: 400 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]