Баш бит » 2015 » Август » 7 » Заһирә Гомәрова "Үзе "эшли" барын да"
20:03
Заһирә Гомәрова "Үзе "эшли" барын да"

Әй, ашыга Нәфисә,

Әй, ашыга әбисе.

Әби үтүк кыздыра,

Кызы аны кыздыра:

- Бу юлы да соң гына

Китәрменме сборга?

Йомарланган күлмәгем,

Нигә шуны күрмәдең?

Галстукны күр - нинди! -

Бозау чәйнәгәнмени?

Тырыш икән әбисе:

Өлгерде бит Нәфисә

Вакытында барырга.

Әнә инде чыгыш ясый

Иптәшләре алдында:

- Әбиләрне ял иттерик,

Үзебез эшлик барын да!

Категория: ЗАҺИРӘ ГОМӘРОВА | Карап алулар саны: 359 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]