Баш бит » 2013 » Октябрь » 23 » Зыя Мансур "Кырмыска"
23:16
Зыя Мансур "Кырмыска"
Бер кырмыска, арып-талып,
Эштән кайтып килә икән.
Нәкъ шулвакыт, җил кузгалып,
Бу мескенең суга төшкән.
 
Чыга алмас иде, бәлки,
Күпме генә тырышса да.
Бер акыллы малай күреп,
Чыбык сузган кырмыскага.
 
Уен ич бу! Малай әллә
Җан-фәрманга тырышканмы?
Юк, дусларым, ә шулай да
Коткарган ул кырмысканы...
 
Категория: ЗЫЯ МАНСУР | Карап алулар саны: 1550 | Өстәде: Редактор | Теги: Зыя Мансур Кырмыска | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]