Баш бит » Биографик белешмә » БАРИ РӘХМӘТ

Бари Рәхмәт

      Бари Рәхмәт (Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин) – татар балалар поэзиясенең күренекле вәкиле.
      Бари Рәхмәт 1897 елның 29 маенда элекке Урал губернасының Гурьев өязе (хәзерге Казакъстанның Гурьев өлкәсе) Җилая Коса дигән поселогында хезмәткәр гаиләсендә туа. Башлангыч белемне шул поселоктагы мәдрәсәдә ала. Кечкенәдән үк Г. Тукай әсәрләрен яратып укый, үзе дә яшерен генә шигырьләр языштыргалый. 1914 нче елда Казанда чыга торган балалар журналы «Ак юл»да (1913—1918) яшүсмер егетнең «Бәйрәм котлы булсын» исемле беренче шигыре дөнья күрә. Шул вакыттан башлап Б. Рәхмәт бу журналның даими авторына әйләнә.
      1921 нче елда армия сафыннан демобилизацияләнгәч, Б. Рәхмәт туган якларына кайта һәм 1932 нче елга кадәр шунда яши. 1932 нче  елда гаиләсе белән бөтенләй Казанга күчеп килеп, төзү трестларының берсендә гади эшче, соңыннан бухгалтер булып эшли. Озак кына вакыт язмый торганнан соң, 1939 нчы  елдан башлап, «Чаян» һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында аның сатирик һәм лирик шигырьләре яңадан күренә башлый.
      Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 нче елда, Б. Рәхмәт фронтка китә, Украинада, Молдавиядә, Болгария һәм Маҗарстан җирләрендә барган сугыш-ларда катнаша, 1945 нче елның февралендә яраланып, госпитальдә ятып чыга, аннан шул елның җәенә кадәр 3 нче Украина фронты газетасы «Совет сугышчысы» редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә.
      Шагыйрьнең сугыш чоры лирикасында һәм сугыштан соң олылар өчен язган әсәрләрендә иҗатының нигезендә яткан халыкчан табигыйлек, нечкә юмор белән сугарылган шигъри фикерләү һәм тасвирлау үзенчәлекләре тагы да ачыларак төшә. Аның «Исән булсак, бетмәбез» (1943), «Без кайтырга чыктык» (1945), «Сугыш беткәч» (1945), «Бармагыңа акча түлим» (1946), «Әби белән бабушка» (1949), «Тәмәкене ничек ташларга» (1955) кебек лирик һәм юмористик шигырьләре шул чор татар поэзиясенең матур үрнәкләре булып санала. Шагыйрьнең лирик, юмористик һәм сатирик шигырьләренең шактый зур өлеше 1957 елда басылып чыккан «Шигырьләр» исемле җыентыгында урын алган.
      Илленче еллардан башлап Бари Рәхмәт үзенең бай тормыш тәҗрибәсен һәм шигъри талантын яшь буынны — балаларны тәрбияләүгә багышлый. 1949 елда аның кече яшьтәге балалар өчен махсус язылган «Кем көчле» һәм «Укыйсым килә» исемле ике китабы басылып чыга. Шуннан соңгы кыска гына вакыт эчендә (1950—1957) янә алты җыентыгы дөнья күреп, Б. Рәхмәт тиз арада балаларның иң яратып укыла торган язучысына әверелә.
      Б. Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре тематик байлыгы, форма җыйнаклыгы, фикер һәм хисләренең нәниләр табигатенә ярашлы, эмоциональ көчле яңгырашта булулары белән җәлеп итәләр.
      Әдип  1957 нче елның 26 нчы маенда вафат була.


Әдипләр: БАРИ РӘХМӘТ | Өстәде: Редактор (13.09.2013)
Карап алулар: 2608 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык калдырылган фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]