Баш бит » Биографик белешмә » ЯМАШ ИГӘНӘЙ

Ямаш Игәнәйнең тормыш юлы һәм иҗаты
         Ананий Нестер улы Малов (Ямаш Игәнәй) 1938 нче елның 10 нчы гыйнваренда Татарстан Республикасының Сарман районы Ләке авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1955 нче елда Сарман урта мәктәбенең, 1958 нче елда Лубян урман техникумын тәмамлый, бераз вакыт Башкортстан урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшли. 1958-1960 нчы елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган районының Рантамак һәм Азалак авылы мәктәпләрендә балалар укыта, бер үк вакытта КДУның журналистика бүлегендә читтән торып укый. 1967 елда укуын тәмамлый. 1965-1978 нче елларда Баулы һәм Мамадыш район газеталарында эшли. 1978-1980 нче елларда Чаллы шәһәрендә чыгучы "Кама таңнары" газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.
         Ямаш Игәнәй 1982 нче елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе.
         Түбәндәге китапларның авторы: "Сәфәр чыгам" (1981), "Ике койрыклы төлке", "Йолдыз булып ян" (1983), "Хәзинәләр иле" (1984), "Игелекле төбәк" (1987), "Мин әтигә охшаган" (1989).
 
Әдипләр: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Өстәде: Редактор (20.08.2013)
Карап алулар: 809 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык калдырылган фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]